Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөрләде ярминкәләре, сыздырды гармуннары

Район үзәгендә Республика көне киң колач белән үтте. Ярминкә, сату-алу эшләре, җыр-моң, спорт уеннары, кичке дискотека - бар да райондашлар өчен иде. Бәйрәм иртәдән үк авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе белән башланып китте. Яшелчәсе, ярмалары, ит һәм сөт ризыклары, балы, печәне, саламы, фуражы, оны - халык ни тели бар да...

Район үзәгендә Республика көне киң колач белән үтте. Ярминкә, сату-алу эшләре, җыр-моң, спорт уеннары, кичке дискотека - бар да райондашлар өчен иде.

Бәйрәм иртәдән үк авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе белән башланып китте. Яшелчәсе, ярмалары, ит һәм сөт ризыклары, балы, печәне, саламы, фуражы, оны - халык ни тели бар да бар һәм кулай бәядән иде биредә. Халык бигрәк тә сөт ризыкларын яратып алды. Шулай ук терлек азыгына да ихтыяҗ зур булды. Район мәдәният йорты каршында исә авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре көче белән күргәзмә-сату оештырылган иде. Биредә ниләр генә юк! Күргәзмәләрдә җирле халыкның бар осталыгы чагылыш тапкан. Яшелчә, җиләк-җимешләр "җанланган", чәчәкләр гөлләмәгә әверелгән. Кызыл Тау авыл җирлеге исә чишмәләрен дә бирегә күчергән. Булганнан бар да була дигәндәй, табада чыжлап коймак пешә, бер чатта самовар кайный, ә хуҗалар исә аяк үрә басып, изге теләкләрен моңнарына кушып кунаклар сыйлый. Шулай ук райондашлар Каратун урта мәктәбе укучыларының һәм укытучыларның кул эшләренә таң калдылар, дәвешлеләрнең хуҗалык утары белән таныштылар, җирлекләрнең һәрберсенең тырышлыгына аерым-аерым бәя бирделәр.

Тантаналы өлеш милләтләр дуслыгын чагылдырган театральләшкән күренеш белән башланып китте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгының мөрәҗәгатен җиткерде, ирешелгән уңышларга тукталды. - Урып-җыю эшләрен оешкан шартларда төгәлләп, бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршылыйбыз. Шулай ук башкалабызда узган Универсиадага да лаеклы өлешебезне керттек. Без моның белән дә бәхетле. Алга таба да, бердәм, бергә булып, уңышларга ирешеп яшик һәм эшлик", - диде ул. Республиканың Экология министры урынбасары Рамил Низамов апаслыларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бәйрәм белән котлады.

Бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәп гармунчылар килеп кушылды. "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале өлкән буынны яшьлекләренә алып кайтты, яшьләрне кулларына гармун алырга ымсындырды. Гармунчылар арасынды хатын-кызлар да бар иде. - Гармун уйнаучы хатын-кызлар сирәк булса да, мин оялмадым, горурланып уйнадым һәм уйныйм, - диде барлык Балтай халкын җырлаткан, биеткән, җыр-моңга әсир иткән һәм бу эшен бик теләп дәвам итүче Мәрьям апа Гатина. Кызыл Таудан Илсөяр Сафина да: "4 яшемнән бирле гармунда уйныйм. Миңа бу сәләт әтиемнән күчкән. Кечкенә чакларымда гармун артыннан башым да күренми иде. Ә иң беренче уйнаган көем - "Яшь гомер бер узгач" дип атала", - ди ул һәм бу көйне сыздырып җырлап та җибәрде. Иске Йомралы авылыннан Габделхак абый Мөхәммәтшин инде 75 яшен тутырса да, йөрәге белән һаман унсигездә. Яшьлек дусты - гармуны моңланганда, тик кенә утыра алмый ул, биеп тә ала. Мәҗлесләрдә бар халыкны биеткәндә, яшьлек дәрте белән үзенең дә биисе килә аның. Менә шул вакытларда үзе уйнаган көйләргә биергә дә өйрәнә. Гармунчылар барысы да иң беренче уйнаган көйләрен хәтерлиләр. Җае чыккан саен, шул көйне сузалар. Каратуннан Рафис абый Закиров, Зур Күккүздән Рөстәм абый Закиров та күңелләре төшкән саен кулларына алып, гармун телләрен сайратуларын белдерделәр.

Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, үзәк стадионда спорт уеннары башланып китте. Биредә спорт сөюче райондашлар төрле уеннарда көч сынаштылар. Республика көне бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев