Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Печән өсте-2012

Узган атна ахырында районда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итү буенча махсус комиссия эшләде. Министрлык вәкиле Ришат Насыйров фикеренчә, Апас районында печән, терлек азыгы әзерләү техникасы быелгы сезонга тиешле дәрәҗәдә әзер. Районның баш инженеры Илдус Амануллин белдергәнчә, басу-кырларда быел булганнарына яңа "ПРС-180" маркалы унбишләп...

Узган атна ахырында районда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итү буенча махсус комиссия эшләде. Министрлык вәкиле Ришат Насыйров фикеренчә, Апас районында печән, терлек азыгы әзерләү техникасы быелгы сезонга тиешле дәрәҗәдә әзер.

Районның баш инженеры Илдус Амануллин белдергәнчә, басу-кырларда быел булганнарына яңа "ПРС-180" маркалы унбишләп печән рулонлау агрегаты өстәлүе көтелә. Үләннәрне теземнәргә егуда "ЖРБ" маркалы чапкычлар таккан 25кә якын комбайн катнашачак. Районыбызның машина-трактор паркында чит илдә чыгарылган чапкычлар да җитәрлек. Алар арасында 3 данә 9 һәм 7шәр метр киңлектә үләннәрне теземнәргә салучы "Макдон", 2 данә "КПР-9" һ.б.лар бар.

Комиссия "Табар", "Алга" хуҗалыкларында 20 майдан ашлык суктыру комбайннарын ремонтлау эшенә керешүне дә югары бәяләде. "Зөя" агрофирмасы машина-трактор паркларында да бу эшне озакка сузмыйча башлаучы бүлекчәләр бар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: в поле сенокос–2012 заготовки