Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсияләр нинди тәртиптә артты икән?

Сорауга Пенсия фондының Апас бүлекчәсе җитәк­чесе Шамил Гаффаров җавап бирә: - Әйе, агымдагы елның 1 апреленнән пенсияләрнең күләме артты. Хезмәт пенсияләре - картлык буенча, инвалидларга һәм тәрбиячесен югалтучыларга пенсияләр 3,3 процентка, дәүләт пенсияләре - сугыш ветераннарына һәм инвалидларга, алар тәрбиясендә булганнарга, шулай ук социаль пенсияләр - 18 яшькәчә инвалид балаларга,...

Сорауга Пенсия фондының Апас бүлекчәсе җитәк­чесе Шамил Гаффаров җавап бирә:

- Әйе, агымдагы елның 1 апреленнән пенсияләрнең күләме артты. Хезмәт пенсияләре - картлык буенча, инвалидларга һәм тәрбиячесен югалтучыларга пенсияләр 3,3 процентка, дәүләт пенсияләре - сугыш ветераннарына һәм инвалидларга, алар тәрбиясендә булганнарга, шулай ук социаль пенсияләр - 18 яшькәчә инвалид балаларга, балачактан инвалидларга, тиешле күләмдә хезмәт стажы булмаган 65 яшьтән өлкән ир-атларга һәм 60 яшьтән узган хатын-кызларга 1,81 процентка артыграк түләнә башлады. Айлык акчалата түләүләр (ЕДВ)да (бу категориягә 2004 елның 22 августында кабул ителгән 122 нче номерлы Федераль Закон нигезендә инвалидлар, Советлар Союзы Геройлары, РФ Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм аларның гаилә әгъзалары, Социалистик Хезмәт геройлары, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерлары керә) 1 апрельдән 5,5 процентка арттырылды. Социаль пакетның күләме хәзер 839,65 сум, шул исәптән дарулар - 646,71 сум, санаторий-курорт чыгымнарына - 100,05 сум, тимер юл транспорты өчен - 92,89 сум тәшкил итә.

Язып алды - Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсии