Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык социаль проектлары буенча эш башланды

Тормыш-көнкүрешебезне яхшырту, тирә-юнебезне тагын да ямьләндерү максатыннан, республикакүләм халык социаль проектлары бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгедә безнең районнан да проект эшләре катнашты һәм нәтиҗәсе дә сөендерерлек. 10 иң яхшы проект һәм 49 лауреат арасында Апас та бар. - Иске Әнәле авылы янындагы чишмәне һәм район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы ветераннары...

Тормыш-көнкүрешебезне яхшырту, тирә-юнебезне тагын да ямьләндерү максатыннан, республикакүләм халык социаль проектлары бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгедә безнең районнан да проект эшләре катнашты һәм нәтиҗәсе дә сөендерерлек. 10 иң яхшы проект һәм 49 лауреат арасында Апас та бар.

- Иске Әнәле авылы янындагы чишмәне һәм район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә булдырылган Җиңү паркын төзекләндерү буенча социаль проектлар уңышлы якланды. Без Апасның Ленин урамындагы Җиңү паркын төзекләндерү өчен, җиңүче буларак, 1 миллион сум күләмендә грант оттык. Шулай ук Иске Әнәле авылы янындагы чишмәне төзекләндерү проекты лауреат булып танылды һәм 580 мең сум акча бүлеп бирелде, - ди вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Рамил Сәлахов.

Чишмәләрне төзекләндерү иң изге һәм саваплы эш санала. Бүген инде төзекләндерү эшләре башланып та киткән.

- Иске Әнәле янәшәсендә райондашларны һәм районыбыз аша үтүче һәркемне җәлеп итәрлек, туктап тәмле суын эчәрлек изге бер чишмә булачак. Диварларын матурлап кирпечтән өеп, машиналар белән кереп туктау урыннары да булдырылачак. Гомумән, туктап бер ял итү, сусауны басу өчен бик кулай урын бу. Хәзер дә чишмә яныннан райондашлар өзелеп тормый, барысы да өйләренә чишмә суы алып кайта, - ди Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.

Җиңү паркын да тулы канлы үзгәрешләр көтә. Биредә брусчаткадан юллар салу, тирә-юнен тулысынча заманча рәшәткәләр белән әйләндереп алу каралган.

- Апаста шундый күркәм үзгәрешләр баруына шатмын. Кая карасаң да, кызу төзелешләр бара, димәк, яшәешебездә уңайлыклар арта. Җиңү паркы патриотик тәрбия учагы булса, рухи яктан тәрбияләсә, чишмә суы да җанга дәва, - ди район ветераннар Советы җитәкчесе Мәнфүсә Хәкимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев