Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ходай биргәнне гомерлим

"Әле үз "хутым" белән йөри идем, тавыклар да асрадым, бәрәңге дә утырттым. Быел бераз аякларым авырта башлады", - дип сөйли-сөйли каршы алды безне Ындырчы авылында гомер кичерүче, бу көннәрдә 95 яшен тутырган Фәхриҗиһан әби Нәҗметдинова. Тормышта кыенлыкларны күп күрә ул. Тормышка да чыкмый, якыннарын югалткач бер ялгызы гомер итә. Колхозда...

"Әле үз "хутым" белән йөри идем, тавыклар да асрадым, бәрәңге дә утырттым. Быел бераз аякларым авырта башлады", - дип сөйли-сөйли каршы алды безне Ындырчы авылында гомер кичерүче, бу көннәрдә 95 яшен тутырган Фәхриҗиһан әби Нәҗметдинова. Тормышта кыенлыкларны күп күрә ул. Тормышка да чыкмый, якыннарын югалткач бер ялгызы гомер итә. Колхозда ул эшләмәгән хезмәт калмый. "Яклар кешем булмагач, кайда кыен шунда кудылар. Эшләп кеше үлми икән, гомер булгач менә 95кә дә җиттем", - ди ул. Фәхриҗиһан әби үзен ялгыз тоймый. Хәсияттә яши ул. Мәктәп ашханәсендә эшләүче Гөлнур Мәрдәнова әбине 24 елдан бирле тәрбияли. Аңарда квартирант булып тора ул. Үтәмешкә кияүгә чыккач та элемтәсен өзми. Ире Нияз да, балалары да Фәхриҗиһан әбигә үз балаларыдай якын. Сания апа Гомәрова, Гөлсинә апа Нәҗмиева да әби янына көндез дә, кич тә килеп хәл беләләр, элеккеләрне искә төшереп рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар икән. Люция Ильина исә Гөлнур белән бергәләп ызбасын да юалар, бакчасына яшелчәләр дә утырталар. Гомумән, Фәхриҗиһан әбиебез тулы тормыш белән, Ходайга шөкер итеп яши. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин Фәхриҗиһан әбине олуг бәйрәме белән тәбрикләп РФ Президентының котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. "Рәхмәт яусын мондый хөрмәткә, өем тагын да нурланып китте", - диде ул.

Бу көнне РФ Президентының котлау открыткасы белән район башлыгы бүләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин Әҗем авылында яшәүче хезмәт ветераны, 90 яшьлеген каршылаган Сария апа Галиуллинага да олы хөрмәт һәм изге теләкләре белән тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фђхриќиџан ђби Нђќметдинова