Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби кием килешә...

Апастан Илдүс белән Ләйсәнә Гатауллиннар гаиләсе бүгенге көндә чиксез шатлык хисләре кичерә. Алар уллары Илнарны армия сафларыннан каршы алдылар.

Илнар башта ярты ел Севастопольдә диңгез пехотасының 810нчы бригадасында, аннан Краснодар краенда хезмәт иткән. Чыныгып, җитдиләнеп кайткан солдатка хәр­би кием бик килешеп то­ра. Армия хезмәте турында да бары тик уңай фикердә ул. "Хәрби бурычын үтәү - һәр ир-егетнең намус эше. Читтә туган як­ның, әти-әнинең кадерен ныграк анлыйсың, дусны дустан аерырга өй­рә­нәсең", - ди. Армиягә киткәнче Илнар Казан авыл хуҗалыгы университетында укып, урман хуҗалыгы инженеры белгечлеге алган булган. "Югары белемем, һө­нә­рем бар, инде хәзер эшкә генә урнашырга ки­рәк", - ди туган ягын сагынып кайткан егет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев