Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшик әле, мәхәббәттә яшик, яратылып һәм дә яратып...

8 июльдә ил күләмендә билгеләнеп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Шәмәк авылы клубында эчтәлекле кичә үтте.

Кичәнең төп геройлары - Шәмәк авылында яшәүче, бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 27 ел дәвамында тугры калган, 8 бала тәрбияләп үстерүче Кирам һәм Гөлшат Имамовлар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин әлеге гаиләне район башлыгы, район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән тәбрик китеп, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален, Диплом тапшырды, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Шулай ук Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин, Кызыл Тау бүлекчәсе идарәчесе Рамил Шәрәфуллин, Урта Балтай мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Нуруллина да Имамовлар турында бары тик уңай фикерләр генә яңгыратып, бүләкләрен тапшырдылар. Кирам абый белән Гөлшат апа гаиләдә аңлашып яшәү, бала тәрбияләү серләре белән дә уртаклаштылар. "Һәр бала үз бәхете белән туа, бер бала - юк бала инде ул, балалар тавышы белән тулы йорт - нурлы йорт. Мәхәббәт һәм тугрылыкка да алар сәбәпче" ,- ди гаилә башлыгы Кирам абый. Балалары исә әти-әниләренә җавап итеп, ихлас теләкләрен ирештерделәр.

Кирам абый авылда газ хезмәткәре, Гөлшат апа Кызыл Тауда сыер савучы булып эшли. Хезмәтләрендә дә, гаиләләрендә дә үрнәк, бердәм алар. Балалары да тәртипле, укымышлы булулары белән аерылып торалар.

Бу көнне Балтай авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, районыбыз һәвәскәрләре, авылның биюче кызлары Имамовлар гаиләсен зурладылар, олыладылар, халыкны ял иттерделәр. Сәхнәдә - бәйрәмнең символы булган ромашкалар урын алган иде. Әлеге гади генә булсалар да, үзләренең матурлыклары белән таң калдыручы мәхәббәт чәчәкләре һәрчак сөю-сәгадәт таратып, мәхәббәт билгесе булып, тормышыбызны бизәп торсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев