Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Игътибар, балалар” айлыгы бара

Балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан, 19 майдан 19 июньгә кадәр "Игьтибар, балалар!" профилактик чарасы үтә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны махсус утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауны ачыклауга контрольне...

Балаларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, хәвефсезлеген, иминлеген тәэмин итү максатыннан, 19 майдан 19 июньгә кадәр "Игьтибар, балалар!" профилактик чарасы үтә.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләре янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, җиңел машинада пассажир булып барган балаларны махсус утыргычка беркетү җайланмалары булу-булмауны ачыклауга контрольне тагын да арттырдылар. Әлеге айлык кысаларында без хокук сакчылары һәм укытучылар катнашында рейдка да чыктык.

- Күп кенә бәхетсезлекләр, юл һәлакәтләре олыларның ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Гади генә таләпләрне үтәмәү дә гомерлек үкенечкә китерергә мөмкин. Акциянең беренче көннәрендә үк без 39 кагыйдә бозу очрагына юлыктык. Рейд барышында гына да өч шофер җәяүлегә юл бирмәде. Хәтта мәктәпкә велосипедлар, мопедлар белән килүчеләр дә очрый. Бу балалар бит әти-әни яныннан чыгып китә, ни өчен өлкәннәр моңа күз йома, юл куя, - ди район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Рания Михайлова балалар катнашындагы кагыйдә бозулар өчен әти-әнисе җавап бирүен, ә штраф суммаларының бик саллы булуын искәртте.

Игътибар иткәнсездер, хәзер Апас урта мәктәбенең ишегалдына кергәндә хәрәкәт итүне чикләүче билге каршы ала.

- Әлеге билге балалар хәвефсезлеген кайгыртып, алар мәктәп сукмагыннан тыныч күңел белән атласыннар өчен куелды. Күп кенә әти-әниләр балаларын мәктәпнең бусага төбенә кадәр кертеп куярга ярата. Тик шул ук вакытта алар җәяүләп атлаган балага нинди куркыныч янавын аңламый да. Төрле вакыт була, күп очракта эшкә ашыгабыз. Ашыкканда игътибар да читкә юнәлә. Безгә балаларның һәрберсе кадерле, шуңа күрә дә шофер әти-әниләрдән мәктәп ишегалдына кадәр кермәүләрен үтенәбез, - ди мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова. Юл иминлеге хезмәткәрләре белдергәнчә, чикләүче билгене санламаучы шоферларга 500 сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев