Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Икенче икмәгебез» чиста булсын!

22 апрельдә Апаста «Россельхозцентр» Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях, Буа һәм Апас бүлекчәләре җитәкче-белгечләре Радик Ибәтуллин, Нюра Алексеева һәм Илдус Мөлеков авыл җирлекләре башлыклары, һәвәскәр бакчачылар белән очраштылар. Семинар-киңәшмә районда бәрәңге игү үзенчәлекләренә багышланды. «Икенче икмәк»не корткычлардан һәм төрле йогышлы авырулардан химик препаратлар кулланмый гына үстерү алымнары...

22 апрельдә Апаста «Россельхозцентр» Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях, Буа һәм Апас бүлекчәләре җитәкче-белгечләре Радик Ибәтуллин, Нюра Алексеева һәм Илдус Мөлеков авыл җирлекләре башлыклары, һәвәскәр бакчачылар белән очраштылар. Семинар-киңәшмә районда бәрәңге игү үзенчәлекләренә багышланды. «Икенче икмәк»не корткычлардан һәм төрле йогышлы авырулардан химик препаратлар кулланмый гына үстерү алымнары белән таныштырдылар.

- Экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе үстерүдә биопрепаратлар куллану күпкә отышлырак. Бәрәңгенең яңа сортларын чәчү әйләнешенә кертү аның уңышын кискен арттыра, - дип билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев