Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иманлы авылда бәйрәм дә күңелле үтә

Дәвешнең бик булдыклы кияве Азат Әхмәдуллин гаиләсе авыл халкына зур бүләк ясады. 8 июньдә гөрләгән авыл Сабантуена танылган җырчы Илсафның иҗат төркемен чакырды. Шушы авылда туып-үскән Илнур Хәсәнов, Фирдәвес Миңнегалиева, Колгына һәм Дәвештә кибет тотучылар Эльмира Сафиуллина, Люц ия Галимова бәйрәмнең төп иганәчеләре булдылар. «Зөя» агрофирмасы исеменнән шушы авылда балачагы...

Дәвешнең бик булдыклы кияве Азат Әхмәдуллин гаиләсе авыл халкына зур бүләк ясады. 8 июньдә гөрләгән авыл Сабантуена танылган җырчы Илсафның иҗат төркемен чакырды. Шушы авылда туып-үскән Илнур Хәсәнов, Фирдәвес Миңнегалиева, Колгына һәм Дәвештә кибет тотучылар Эльмира Сафиуллина, Люц ия Галимова бәйрәмнең төп иганәчеләре булдылар. «Зөя» агрофирмасы исеменнән шушы авылда балачагы үткән Марат Хәсәнов белән Горбунов исемендәге берләшмә җитәкчесе Кәфил Гыймранов бәйрәм аланына баш батырга махсус атап симертелгән тәкә, балалар һәм олылар халык уеннары һәм спорт ярышларына зур бүләкләр куйдылар. Бәйрәм табыны да бик мул иде бу көнне. Авыл бәйрәменә кунак булып район башлыгы Рәшид Заһидуллин да килгән иде. Алан тутырып килгән Сабантуй кунакларын ул да котлады.

Авыл мулласы Хәлимҗан хәзрәт яңгыраткан азаннан соң төп мәйданда ферма, кыр алдынгыларына зурлап акчалата премияләр тапшырылды, спорт һәм халык уеннарына старт бирелде. Тәкә Дәвеш Сабан туенең баш батыры Марат Макаровка насыйп булды. «Дәвеш» балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә ял итүче Актаныш егете туган якларына Сабантуйда көрәшеп откан затлы велосипедка утырып кайтачак. Сүз уңаенда, бу бәйрәмгә биредә ял итүче балалар килүе аны тагын да кызыклырак итте һәм җанландырды

- Бәйрәмебезне шулай колачлы итеп үткәрүгә өлеш керткән һәркемгә авылдашлар исеменнән зур рәхмәт. Авыл янәшәсендә Зөя аркылы төзелүче җәйге күпер төзелешенә Рубин Гайнетдинов та бер олау такта һәм акчалата ярдәм күрсәтәчәген белдерде, - диде авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев