Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иманлының эше уң булыр

Халкыбызның дини йолаларыбызны үтәп, дини бәйрәмнәребезне ихластан үткәрүе елдан-ел күркәмләнә бара. Районда Корбан ашлары да барлык шартлары туры китереп уздырыла.

Шундый күркәм мәҗлесләрнең берсе 14 ноябрьдә Апас үзәк ашханәсендә узды. Район башлыгы Рәшид Нәҗиб улы Заһидуллин шәхсән үз исеменнән корбан чалдырып, барлык чыгымнарны үзе күтәреп, Апас авылының 80 гә якын өлкән кешесен чакыртып хөрмәтләде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Г. Әхмәтҗанов, район башлыгы урынбасары Г. Т. Мәүлетова, Апас авыл җирлеге рәисе И. З. Сабиров һәм башкалар өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Мирхәт хәзрәт вәгазьләр укыды. Аннан табынга китерелгән корбан итенә тәкъбир әйттеләр, изге догаларын ирештерделәр. Корбан ашлары районыбыз авылларында дәвам итә. Бу көнне өйлә намазыннан соң Олы Бакырчы авылында да Корбан мәҗлесе узды. Мәдәният йортына мул сыйлы табын артына 40 кеше килгән иде. Авылның мөхтәрәм дин әһелләре Мөнир абый Фәхретдинов, Шәүкәт абый Гайнетдинов бик көйле итеп догалар укыдылар, Мирхәт хәзрәт үзенчәлекле вәгазьләр сөйләде. Аннан сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр. Аш-су әзерләүче Гүзәл Мөстәкыймова, Илсөяр Җамалиева, Рузалия Вилданова, Равия Миңнуллина, Гөлфия Кәлимуллина, Эльмира Сафиуллина, Наилә Дҗангулова, Роза Кәлимуллина, Зөлфия Сабирҗановага искиткеч тәмле ризыклары, бәлешләре өчен рәхмәтле булдылар. Олы Бакырчы авыл җирлеге рәисе Рәшит Гыйльметдинов мәҗлес кунакларын изге бәйрәм белән тәбрикләп, корбанның саваплы булуын теләде. Алга таба да күңелләребездә иман нуры сүнмәсен, игелек-изгелекләр өстәлеп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев