Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Имин, тыныч яшәеш өчен – алар җаваплы

Агымдагы елның 9 аенда район эчке эшләр бүлегендә 85 җинаять эше теркәлгән булса, аларның 60 проценттан артыгы ачылган һәм гаепле үз җәзасын алган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алып барылган киң профилактика эшләренең нәтиҗәсе булып, җинаять эшләре 24,8 процентка кимрәк теркәлгән. - Халыкның имин, тыныч яшәеше өчен хокук сакчылары зур...

Агымдагы елның 9 аенда район эчке эшләр бүлегендә 85 җинаять эше теркәлгән булса, аларның 60 проценттан артыгы ачылган һәм гаепле үз җәзасын алган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алып барылган киң профилактика эшләренең нәтиҗәсе булып, җинаять эшләре 24,8 процентка кимрәк теркәлгән.

- Халыкның имин, тыныч яшәеше өчен хокук сакчылары зур тырышлык куя. Коррупция, экстремистлык, террорчылык, наркомания кебек замана чирләренә каршы бары тик нык ихтыярлы, кыю хезмәткәрләр генә көрәшә ала. Оештырылган кизү торулар, рейдлар, оператив төркемнәр эше үз нәтиҗәсен бирә. Җинаятьләрне булдырмау, булганнарын кайнар эздән ачу безнең төп эш юнәлешебез, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан, озак еллар, нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының төрле дәрәҗәдәге медальләре бирелә. Баш хисапчы Резидә Җамалиева, өлкән оперуполномоченный Илфат Шиһабиев - I дәрәҗә, вакытлыча тоткарлау бүлеге җитәкчесе Илнар Шәйхетдинов, экономик җинаятьләре ачу хезмәткәре Рөстәм Сәлахетдинов, участок инспекторы Полина Яхина - III дәрәҗә медальләргә лаек булдылар.

Милициянең эше дежур бүлектән башлана. Мәгълүматларны дөрес һәм оператив теркәү, аны вакытында җиткерү өчен дә зур сәләт кирәк. Айрат Нуруллин әнә шул җаваплы вазифаны башкара. Ул инде 20 елга якын район эчке эшләр бүлегендә эшли. Коллективта хатын-кызларны да еш очратырга була. Мисал өчен, баш хисапчы Резидә Җамалиева инде коллективта күптән үз кеше. Шулай ук өлкән тикшерүче Энҗе Садретдинова һәм административ җәзаларны үтәтү буенча өлкән инспектор Гөлназ Хәбибуллина да вазифаларының җаваплылыгын тоеп хезмәт итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев