Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Имтихан тапшыру пункты хәвефсезлек өчен тикшерелә

Халык Апас мәктәбендә урнашкан дәүләт имтиханнары тапшыру пунктында укучыларны ник эт белән тикшерәләр икән дип борчыла. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координатор Ирина Хураськина белдергәнчә, эт белән укучылар түгел, куркынычсызлык таләпләре кагыйдәләренә нигезләнеп, имтихан тапшыру пункты тикшерелә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, имтиханнарга кадәр бер көн алда махсус өйрәтелгән эт...

Халык Апас мәктәбендә урнашкан дәүләт имтиханнары тапшыру пунктында укучыларны ник эт белән тикшерәләр икән дип борчыла. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координатор Ирина Хураськина белдергәнчә, эт белән укучылар түгел, куркынычсызлык таләпләре кагыйдәләренә нигезләнеп, имтихан тапшыру пункты тикшерелә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, имтиханнарга кадәр бер көн алда махсус өйрәтелгән эт һәм хокук сакчылары тарафыннан пункт җентекләп тикшерелә һәм анда балалар сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч юклыгы исбатланганнан соң гына ишек-тәрәзәләргә махсус пичәтле пломба урнаштырыла. Гомумән алганда, Апаста имтиханнар тыныч һәм оешкан төстә уза. Бүген 11 класс укучылары математика фәненнән имтихан тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев