Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирек Миңнәхмәтов: район халкы яңалыкларны сездән белсен, тиз, оператив һәм кызыклы эшләгез

Районга эшлекле визит белән "Татмедиа" массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм аның киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов килде. Аларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды. Җитәкчеләр үзара җылы әңгәмә кордылар, киләчәккә максатлар билгеләделәр. Газета-журналларга язылу кампаниясе, газета-телевидение эше, радио оештыру мәсьәләсе уртага салып сөйләшенде. Башкала кунаклары "Йолдыз" газетасы,...

Районга эшлекле визит белән "Татмедиа" массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм аның киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов килде. Аларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды.

Җитәкчеләр үзара җылы әңгәмә кордылар, киләчәккә максатлар билгеләделәр. Газета-журналларга язылу кампаниясе, газета-телевидение эше, радио оештыру мәсьәләсе уртага салып сөйләшенде.

Башкала кунаклары "Йолдыз" газетасы, "Апас" телекомпаниясе коллективы һәм эше белән якыннан таныштылар, урында ук фикерләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр. Алар һәрбер бүлмәгә кереп эш һәм торак шартлары, көнкүреш мәсьәләләре белән кызыксындылар, хезмәт хакларына басым ясадылар.

- Мин Апаста әле беренче генә тапкыр. Районыгыз матур, төзек икән. Коллектив та эшчән, булдыклы. Һаман да яңалыкка омтылып, сәләтегезне камилләштереп эшләгез, заманадан калышмагыз, яңа алымнар кулланыгыз, - дип үзенең фикерен белдерде Ирек Миңнәхмәтов.

Соңыннан әлеге истәлекле һәм эшлекле көннең истәлеге итеп күмәк рәвештә фотога төштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев