Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирина-Нью-Йоркта, ә рәсемнәре-Биештә

Апасыбызны Татарстан, Россия, дөньякүләм конкурсларда таныткан, 2010 елда "Мисс Татарстана", "Вице-Мисс России", "Топ-модель Мира" титулын яулаган Ирина Шәрипованың Биештә яшәүче дәү әнисе Ирина Алексеевна һәм дәү әтисе Валерий Леонидович Золотовлар оныклары белән бик горурланалар. Ришат Җамалиев. -Ул шул ук елда " Дөньяның иң чибәр 10 хатын-кыз топ-моделе" халыкара рейтингында да...

Апасыбызны Татарстан, Россия, дөньякүләм конкурсларда таныткан, 2010 елда "Мисс Татарстана", "Вице-Мисс России", "Топ-модель Мира" титулын яулаган Ирина Шәрипованың Биештә яшәүче дәү әнисе Ирина Алексеевна һәм дәү әтисе Валерий Леонидович Золотовлар оныклары белән бик горурланалар.

Ришат Җамалиев.

-Ул шул ук елда " Дөньяның иң чибәр 10 хатын-кыз топ-моделе" халыкара рейтингында да катнашты. Җир шарының иң танылган компания-фирмалары "йөзе" һәм фотомоделе булып зур "ялтыравык", мода журналлары белән күләмле контрактлар төзеде. Эше шулкадәр тыгыз, икенче курсны тәмамлагач, академик ял алып, Казан химия-технология институтында укуын вакытлыча туктатып та торырга туры килде үзенә. Бүген Американың Нью-Йорк шәһәрендә яшәп, үзенең яраткан, булачак һөнәре-дизайнлык белән шөгыльләнә, рәссамчы, модалы киемнәр эскизлары ясый. Үсеп буй җиткергән, яшьлеге үткән Биешне онытмый. Менә әле генә Яңа ел алдыннан укуын дәвам итү мәшәкатьләре белән берничә көнгә Казанга кайтачагын хәбәр итте. Бик сагындык үзен,-ди дәү әнисе.

Инде шунысын да өстик, Ирина Шәрипованың әнисе Елена да чибәрлектә кызыннан кимен куймаган, 1989 елда "Мисс Бохара", "Вице-мисс Үзбекистана" титулларын яулаган. Әтисе Мурад та Бохараның асыл ир-егете булган.

Ирина Шәрипованың яраткан укытучысы Фирая Хисамова ел да үзенең элеккеге укучысы белән очрашуны зарыгып көтә, сөйләшер сүзләре күп аларның.

Ә бер кайтуында дөньякүләм танылып килүче топ-модель Ирина Шәрипова туган мәктәбенә үзе ясаган рәсемнәр, эскизлар тупланмасы бүләк итте.

-Элеккеге укучыбызның матур, зәвыклы бу күргәзмә-галереясы хәзер мәктәбебезнең күркәм бер бизәге,-ди мәктәп директоры Зөфәр Зәмдиханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев