Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иртәгә – Корбан гаете

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевның иртәгә - Корбан Гаете бәйрәме уңаеннан район халкына мөрәҗәгате. Хөрмәтле райондашлар! Мөселман кардәшләр!

Быел барлык мөселманнар тарафыннан көтеп алынган күркәм бәйрәмебез - Корбан гаете коронавирус пандемиясе саклану сәбәпле, “Роспотребнадзор“ тәкъдиме белән мәчетләрдә ачык һавада узачак.

Районыбыз үзәге Апаста өч мәчеткә дә йөрүче һәм барлык теләгән мөселманнар “Алтын алка“ Боз сарае каршындагы мәйданга җыелачаклар. 03 сәгать 30 минут - җыелу вакыты, 04 сәгать 15 минутта гает намазы укыла. Алдан вәгазьләр, тәбрикләүләр булачак. Гает намазыннан соң, корбан чалу рөхсәт ителә.

Рәхим итегез! Көтеп калабыз! Үзегез белән намазлык, яисә сөлге-җәймә алып килергә онытмагыз. Чөнки, Гает намазы асфальт өслегендә укылачак. Шулай ук, үзегез белән маска, перчатка булу да бик мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев