Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәле авылында яшәүче Алия Шакирова буш вакытларын кул эшләренә багышлый

Ул кече яшьтән үк чигү, тегү, бәйләү белән шөгыльләнә. Кәгазьдән, төрле җепләрдән, энҗе-мәрҗәннәрдән матурлык тудыра, һәм тирә-юндәгеләргә дә шатлык өләшә. Бүгенге көндә эшләгән хезмәтләренең санын да белми.

(28 ноябрь, “Апастово-информ“).


“Буш вакытларымда кул эшләренә алынам. Күбрәк эштән кайткач, кич белән ясыйм. Әлеге эш күңелемә тынычлык бирә. Яратып эшлим. Күбрәк көз, кыш көннәре шөгыльләнәм. Җәй көне кул эшләренә вакыт та калмый“, – ди ул үзе.

Шакировларның барлык өй эчләре кулдан ясалган чәчәкләр, энҗе-мәрҗәннән үрелгән сыннар, чәчәк рәвешендәге яктырткычлар, курчаклар белән тулган. Шулай ук чәчәкләп-бизәкләп бәйләнгән башмаклар, оекбашлар, мунчалалар да күп. Хуҗабикә аларны бүләк итеп, якыннарын сөендерергә ярата.

“Үзем ясаган әйберләрне сатарга яратмыйм. Мин аларны бүләк итәм. Дусларым, якыннарым сөенеп кабул итә. Хәзер Яңа елга курчаклар ясыйм. Кечкенә сеңелләремне шатландыру үзе ни тора“, – ди Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев