Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәле әбиләре китапны татарча сериалларга алмаштырмый

Барлык дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, китап укуга тугры калган өлкәннәр Иске Әнәле авылында бихисап. Алар китапны төрле-төрле сериалларга да, компьютерга да, замананың башка хикмәтләренә дә алмаштырырга теләмиләр. - Йотлыгып, аерыла алмыйча яраткан китабыңны уку, андагы геройлар өчен борчылу, алар белән бергә шатлану мизгелләре үзе бер ләззәт бирә, - диләр өлкәннәр....

Барлык дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, китап укуга тугры калган өлкәннәр Иске Әнәле авылында бихисап. Алар китапны төрле-төрле сериалларга да, компьютерга да, замананың башка хикмәтләренә дә алмаштырырга теләмиләр. - Йотлыгып, аерыла алмыйча яраткан китабыңны уку, андагы геройлар өчен борчылу, алар белән бергә шатлану мизгелләре үзе бер ләззәт бирә, - диләр өлкәннәр. Китапханәче Миләүшә Гыймадиева клуб мөдире Радик Абдуллин белән берлектә китап укучы өлкәннәрне чәй табыны артына чакырдылар.

- Өлкәннәр ункөнлеге барышында китапханәгә чакырып кадер-хөрмәт күрсәтергә, яңа китаплар белән таныштырырга теләдек. Күрешеп, бер сөйләшеп утыруы да ни тора, - ди китапханәче Миләүшә апа.

Өлкәннәр дә буш кул белән генә килмәгән. Күчтәнәчләренә өстәп, шигырьләр, җырлар алып килгәннәр. Рафия Шәйдуллина шигырьләре аша туган якларын кайтып әйләнсә, тиздән 90 яшьлеген каршылаучы Рәфига апа Гыйниятуллина яшьлек эзләре буйлап сәяхәт итте. "Яшьлегемне бик тә сагынам мин, яшьлек бит ул бик тә кадерле", - дип, тормыш иптәше белән танышкан көннәрне хәтерендә яңартты ул һәм үзләрен таныштырган "Галиябану" спектаклендәге моңлы җырларны башкарды. Гомумән, очрашуга килгән Гөлсем Фәйзрахманова, Гөлсинә Шиһабиева, Банәт Фәсхетдинова, Сария Салаватуллина һәм башкалар барысы да туйганчы сөйләштеләр, серләштеләр, яшьлек елларындагы җырларны, гармун, курай-кубыз моңнарын тыңладылар. Алар өчен клуб мөдире Радик Абдуллин күңелләргә үтеп керерлек чыгышлар әзерләгән иде. Шулай ук авылдашлары Мәдинә Хөснуллинаның җырларына да өлкәннәр күз яшьләре аша кул чаптылар.

Өлкәннәр барлык китапларны да яхшы белүләре белән шаккатырдылар. - Китап ул үз эченә йолкып алып кереп китә, вакыт юк дип тормыйсың, тормышчан, гыйбрәтле язмышлар сурәтләнгән китапларны бер сулыштан укып чыгасың, - диләр алар.

Бүген яшь буынның китап укуны бик өнәп бетермәве аяныч әлбәттә. Тәрбия чарасы булган, матурлыкка-батырлыкка өндәүче китапларны компьютерга, телевизорга алмаштырмасыннар, шушы 70-80-90 яшьтә дә китап укучы өлкәннәргә алмаш булып үссеннәр иде алар.

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев