Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Әнәлегә гармун моңы кайтты

Бу көннәрдә авыл урамнары гармун моңына, яшьләрнең шат авазларына, балалар чыр-чуына күмелде. Милли гореф-гадәтләребез буенча яшьләр авыл урамын тутырып Сабан туена бүләк җыялар. Бизәлгән атларны, милли киемнәрдән киенгән егет-кызларны күреп өлкәннәр ерак яшьлекләрен искә алалар. Иске Әнәле авылында да бу йола җиренә җиткереп үтәлде. Клуб мөдире Радик Абдуллин һәм бер...

Бу көннәрдә авыл урамнары гармун моңына, яшьләрнең шат авазларына, балалар чыр-чуына күмелде. Милли гореф-гадәтләребез буенча яшьләр авыл урамын тутырып Сабан туена бүләк җыялар. Бизәлгән атларны, милли киемнәрдән киенгән егет-кызларны күреп өлкәннәр ерак яшьлекләрен искә алалар.

Иске Әнәле авылында да бу йола җиренә җиткереп үтәлде. Клуб мөдире Радик Абдуллин һәм бер төркем яшьләр йорттан-йортка йөреп, изге теләкләрен җиткерделәр.

- Күркәм Сабан туйлары җитә! Сабан туйлары котлы мөбарәк булсын, - дигән теләккә кушылып, кемдер колгага сөлге, яулык бәйләде, кайсыберләре чиләккә йомырка салды. Кунакчыл хуҗаларның ишегалдын тутырып биештеләр, җырлаштылар да алар.

Иске Әнәлегә кияве Илфат, кызы Наилә Тимерхановлар янына Буадан кунакка килгән Гөлсинә әби Әхмәтова мондый күренешне беренче тапкыр күрүен белдерде. Яшьлегендәге җырларны ишетеп, аның күңеле тулды. Үзләренә бәйрәм ясаучы яшьләргә күз яшьләре аша рәхмәтен әйтеп, бүләген дә бирде.

Сабан туйга бүләк җыю ике көн дәвам итте. Бер генә хуҗалык та игътибардан читтә калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев