Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“IT-чемпион” бәйгесендә өч апаслы җиңде

28 декабрьдә Казанда урнашкан "IT-парк" үзенә 154 баланы җыйды. Алар - республика районнарыннан "IT-чемпион" конкурсында катнашып призлы урыннарга лаек булучылар. Шулар арасында мин һәм классташларым да бар иде. Мин республикакүләм "IT-чемпион" конкурсының III турында катнашып, өченче урынга лаек булдым, минем классташларым Эльмира Гыйззәтова - беренче урын, Руслан Салаватуллин - икенче...

28 декабрьдә Казанда урнашкан "IT-парк" үзенә 154 баланы җыйды. Алар - республика районнарыннан "IT-чемпион" конкурсында катнашып призлы урыннарга лаек булучылар. Шулар арасында мин һәм классташларым да бар иде. Мин республикакүләм "IT-чемпион" конкурсының III турында катнашып, өченче урынга лаек булдым, минем классташларым Эльмира Гыйззәтова - беренче урын, Руслан Салаватуллин - икенче урын алдылар. Шулай ук Эльмира Гыйззәтова 4200 балл җыеп, иң югары баллар җыючылар санына керде.

Бу бәйгедә җиңү өчен без әти-әниләр белән https//uslugi.tatar.ru сайтында газ, ут, телефон һәм башка түләүләрне түләдек.

"IT-парк"та балалар өчен кызыклы экскурсия һәм күңел ачу программасы оештырылган иде. Кыйммәтле бүләкләрне, Дипломнарны республиканың премьер-министры Илдар Халиков, Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов тапшырдылар.

Гүзәл Зәйнуллина,

Апас урта мәктәбенең 9 "А" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев