Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгелек җавапсыз калмый

Рәсәй Президентының 12 июньдә гамәлгә кергән Указы нигезендә, 90, 95, 100 яшьлекләрен билгеләп үтүче сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары тагын бер кат хөрмәтләнә, зурлана, данлана.

1 июльдә район башлыгы Р.Н. Заһидуллин Шәмәк авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны, Атказанган колхозчы Кәшифә әби Хәмидуллинаны 90 яшьлек олы юбилее белән тәбрик итте һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның тәбрикләү открыткасын, шулай ук район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән ак мамык шәл тапшырды. Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Хәбибуллин да аңа изге теләкләрен ирештерде. Без дә бүләксез бармадык - ветеранны ярты елга "Йолдыз" газетасына подписка белән сөендердек. Кәшифә әби Хисаметдинова бу көнне балалары, оныклары, якыннары янәшәсендә олы юбилеен билгеләп үтте. Иң газиз кешеләре юллаган тәбрик сүзләренә ил башлыгының, район җитәкчесенең ихлас теләкләре дә килеп кушылгач, акъәбинең күңеле тулды, җыерчыклы битеннән аккан күз яшьләре аша ул үзен зурлаучыларга, намуслы хезмәтен, гыйбрәтле, үрнәк тормыш юлын бәяләүчеләргә рәхмәт хисләрен ирештерде.

Кәшифә әбине олы йөрәкле, сабыр, мәрхәмәтле булганы өчен авылда олысы-кечесе хөрмәт итә, якын итеп хәлен сораша. Ә бүгенге мәртәбәле, җитеш, бәрәкәтле тормышына урау юллар аша килгән ул. Яшьтән колхозның авыр хезмәтләрендә катнашкан, озак еллар терлекчелек өлкәсендә эшләгән, ачлык-ялангачлыкны, югалтуларны үз күңеле аша үткәрсә дә, олы йөрәкле, көр күңелле булып кала белгән. Сөйгән яры Габдуллага тормышка чыгып, әниләрен югалткан 4 баланы үз канаты астына сыендырган, аларны җил-яңгыр тидерми, караңгы йөз күрсәтми, үзенең 5 нарасые белән бертигез күреп үстергән ул. Хәзер шушы изгелекләренең җимешләрен татый бәхетле ана, балалары тормышта үз урыннарын табып, әниләрен өрмәгән урынга да утыртмыйлар, һәрчак хәлен сорашып, ярдәм итеп торалар.

Кәшифә әби үзе дә һаман хәрәкәттә, тик кенә утырырга яратмый, вак-төяк эшләр белән генә булса да үзен тәрбияләрп торучы улы Равис, килене Алсуга, оныкларына ярдәм итәргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев