Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Изгелек кыл” акциясенә оешма җитәкчеләре дә кушыла

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Свияга+” ял-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Хәйдәр Булатов Дәвеш авыл җирлегендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән 9 райондашыбызга күчтәнәч-пакетлар тапшырды.

(4 декабрь, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ”).


“Изгелек кыл” акциясе кысаларында бу көннәрдә райондашларыбызга күчтәнәчләр тапшырыла. Район башлыгы үрнәгендә бу изге эшкә оешма җитәкчеләре дә бик теләп кушыла. Бүген шундый күчтәнәчләр Дәвеш авыл җирлегендә яшәүче тумыштан мөмкинлекләре чикләнгән яисә гомер иткәндә сәламәтлекләре какшап инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә алучы 9 кешегә күчтәнәчләр таратылды.
“Депутат буларак Хәйдәр Хәлимович авылдашларыбызга төрлечә ярдәм күрсәтә. Инвалидлар ункөнлегендә генә түгел, башка бәйрәмнәрдә дә үзеннән өлеш кертергә тырыша”, - ди авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов.
Гүзәлия Латыйпова язмышында зур сынаулар кичергән. Күп операцияләр, сызланулар аша үткән. Тик авырлыкларга бирешмәгән, көчле рухлы булып калган.
“Аллага шөкер, бүген хәлем әйбәт. Ике балам, иптәшем, туганнарым, дусларым, барысы-барысы да миңа терәк. Үзем бәйләргә, чигәргә яратам. Камыр ризыклары пешереп якыннарымны сыйлыйм. Гомумән, күңел төшенкелегенә бирелеп, кул кушырып утыручыларны бөтенләй аңламыйм. Аз булса да хәрәкәтләнә алсаң, үзеңә шөгыль табып була ул”, - ди Гүзәлия Латыйпова. Үзен хөрмәтләп килүчеләргә рәхмәтен әйтергә дә онытмады ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев