Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгелеккә чикләр юк

Районыбызда дин юлына басучылар, динебезне хөрмәт итеп, аның тиешле кануннарын үтәүчеләр елдан-ел арта бара. Яшьләрнең бу сафларны тулыландырулары аеруча сөенечле. Изге Рамазан аенда һәркем изгелек эшләп кешеләрне сөендерүне үзенең бурычы дип саный. Әнә шуңа да кемдер ялгыз өлкәннәрне күчтәнәче белән сөендерә, кемдер ятим баланың күңелен күрә, кемдер ифтар мәҗлесләре үткәрә....

Районыбызда дин юлына басучылар, динебезне хөрмәт итеп, аның тиешле кануннарын үтәүчеләр елдан-ел арта бара. Яшьләрнең бу сафларны тулыландырулары аеруча сөенечле. Изге Рамазан аенда һәркем изгелек эшләп кешеләрне сөендерүне үзенең бурычы дип саный. Әнә шуңа да кемдер ялгыз өлкәннәрне күчтәнәче белән сөендерә, кемдер ятим баланың күңелен күрә, кемдер ифтар мәҗлесләре үткәрә. Елдагыча, быел да ифтар мәҗлесләре һәр авыл җирлегендә, оешмаларда уздырылды.

Каратун авыл җирлегендә 25 июль көнне өлкәннәр мәктәп ашханәсенә җыелдылар. Ифтар мәҗлесенә шушы җирлектәге авыллар муллалары да чакырылганнар иде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Төркия кунагы Мәмәт Салих, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт мәҗлестәгеләрне изге Рамазан ае белән тәбрикләп илгә-көнгә тынычлык теләделәр. Район башлыгы Төркия кунагына Рәхмәт хаты һәм чигүле түбәтәй дә тапшырды. Корьән сурәләрен, вәгазьләрне һәркем ихластан тыңлады. Мәктәп коллективы һәркемне каршы алып, сыйлап, җайлап озатты.

26 июльдә район үзәгендә ресторанда һәм мәктәп ашханәсендә зурлап ифтар мәҗлесләре узды. Ресторанга 180 кеше чакырулы иде. Апас авыл җирлеге хезмәткәрләре һәркемне барлап, хөрмәтләп табын артына урнаштырып тордылар. Мәҗлескә чакырылган һәр кеше ишектән кергәндә үк рәхмәтен укып, канәгать булып керде. Мирхәт хәзрәт, "Миргасыйм" мәчете имам-хатыйбы Рамазан хәзрәт һәм башка өлкәннәр бик моңлы итеп коръән аятьләре укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр. Вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Рамил Сәлахов үз чыгышында район яңалыклары, шулай ук кыр эшләре барышы белән таныштырды. Аның һәр сүзе, һәр теләгенә мәҗлестәгеләр бик канәгать булып, "Амин" дип әйтеп тордылар.

Мәктәп ашханәсендә узган ифтар ашында мәҗлестәгеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов һәм Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов хөрмәтләделәр.

Изге айның изге гамәлләре киләсе елларда да дәвамлы булып, күңелләрне сафландырып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев