Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнашта яңа мәктәп ачылды

Бүген Борнаш авылында зур тантана үтте. Биредә 154 балага исәпләнгән, заманча, барлык уңайлылыклары булган мәктәп ачылды. Класслар якты, иркен, уңайлы. Шушы бинада ук медицина ярдәме күрсәтү пункты, теш дәвалау бүлмәсе, зур спорт залы урын алган. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Гадәтән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры...

Бүген Борнаш авылында зур тантана үтте. Биредә 154 балага исәпләнгән, заманча, барлык уңайлылыклары булган мәктәп ачылды. Класслар якты, иркен, уңайлы. Шушы бинада ук медицина ярдәме күрсәтү пункты, теш дәвалау бүлмәсе, зур спорт залы урын алган. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Гадәтән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Рафис Хәбибуллин, ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов, медицина фәннәре профессоры Рәис Хафизов һәм башкалар катнашты. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кунакларны каршы алды һәм яңа мәктәп белән таныштырды. Мәктәп коллективы исә уку һәм укыту өчен уңайлылыклы, заманча, зур мәктәп төзеткән район башлыгына олы рәхмәтен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новая школа