Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карабай авылыннан актив хәбәрчебез Хәлия апа Гафарова: мөлдерәмә күңелләргә кояш җылысы керсен

Берничә дистә елдан бирле ул үзенең уңган авылдашлары, авылдагы шатлыклы вакыйгалар, үзгәрешләр хакында газетабызга хәбәрләр язып тора. Язмалары шундый гади итеп языла аның, бер сулыштан укырлык. Ә бит ул шактый еллар үз аякларында йөрүдән мәхрүм. Сүзем - Карабай авылыннан актив хәбәрчебез Хәлия апа Гафарова турында. - Яшьтән үк газетага мәкаләләр...

Берничә дистә елдан бирле ул үзенең уңган авылдашлары, авылдагы шатлыклы вакыйгалар, үзгәрешләр хакында газетабызга хәбәрләр язып тора. Язмалары шундый гади итеп языла аның, бер сулыштан укырлык. Ә бит ул шактый еллар үз аякларында йөрүдән мәхрүм. Сүзем - Карабай авылыннан актив хәбәрчебез Хәлия апа Гафарова турында.

- Яшьтән үк газетага мәкаләләр язуга хирыс булдым. Ул чакта газета "Бригадир" исемен йөртә иде. Без кечкенә вакытта әти барыбызны да тезеп утыртып газетадан язмалар укый иде. Әллә шул вакытта күңелемә кереп калган инде, мәктәп елларында беренче мәкаләләремне яздым. Терлекче апа-абыйлар, мәктәп тормышы турында яза идем. Язмаларымның газетада басылып чыгуы үзе бер бәйрәм булды. Тормыш йөге баскач язудан азрак туктадым. Хәзер миңа 76 яшь. Көннәр буе урын өстендә яту бик кыен, шуңа да үземә бер юаныч табам. Телефоннан авылдагы барлык яңалыклар белән хәбәрдар мин, - ди Хәлия апа.

Тормыш иптәше Мөнир абый белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Узган ел Мөнир абый фани дөньядан китеп бара. Бу югалтуны авыр кичерә Хәлия апа. "Көннәр буе уйланып яттым, ичмаса әкренләп кенә булса да аякларымда йөри алмыйм дип өзгәләндем, - ди ул. Аннан кабат авылдашларының изге гамәлләре, уңышлары турында язарга керешә, хәсрәтен чигендерә. Балалары, оныклары һәрдаим аның янында.

- Минем теләгем шул - һәр кеше сәламәтлектә гомер кичерсен, авыру-сырхаулар килмәсен. Үз аякларыңда йөреп, бу тормышның матурлыгын үз күзләрең белән күрү иң зур бәхеттер ул, шул сүзләрне кат-кат яз әле, сеңелем, - дип озатып калды ул мине.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев