Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун егете Динар Абязов чөгендер алу кампаниясендә бишенче ел катнаша

Районда чөгендер алу эше тулы куәтенә бара. Бу эшне беренчеләрдән булып, "Свияга" берләшмәсенең Әлмәндәр бүлекчәсе хезмәтчәннәре башлап җибәрде. Район буенча быел татлы тамыр 2947 гектарда чәчелгән. Шуның 841 гектары - Әлмәндәр бүлекчәсе кырларында. Уңышны җыю эше тиешенчә оештырылган. Кырларда комбайн гөрелтесе тынып тормый. 7 кыр корабы алны-ялны белмичә хезмәт итә....

Районда чөгендер алу эше тулы куәтенә бара. Бу эшне беренчеләрдән булып, "Свияга" берләшмәсенең Әлмәндәр бүлекчәсе хезмәтчәннәре башлап җибәрде.

Район буенча быел татлы тамыр 2947 гектарда чәчелгән. Шуның 841 гектары - Әлмәндәр бүлекчәсе кырларында. Уңышны җыю эше тиешенчә оештырылган. Кырларда комбайн гөрелтесе тынып тормый. 7 кыр корабы алны-ялны белмичә хезмәт итә.

- Вакытның кадерен белеп эшләргә тырышабыз. Җир өстенә чыгарылган чөгендерне дә үз вакытында төяп, дәүләткә тапшыру да безнең бурыч. Егетләребез үз эшләренең осталары. Җир эшенең тәмен белеп, булсын дип, тырышып хезмәт итәләр, - ди Әлмәндәр бүлекчәсе идарәчесе Искәндәр Минһаҗев.

Каратун егете Динар Абязов та үзенә нинди бурыч йөкләнгәнен аңлап эшли. Ул инде чөгендер алу кампаниясендә бишенче ел катнаша.

- Иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр кырда мин. Яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен тырышлык, хезмәтне ярату белән бергә комбайнның төзеклеге дә кирәк. Мул уңышлы кырлар иңләү, табыннарыбызның муллыгына өлеш кертү - үзе зур бәхет, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев