Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каратун мәктәбендә тарихи белемнәрне сынадылар

3 декабрь - Билгесез солдат көне. Әлеге уңайдан районда төрле чаралар үтте.

(3 декабрь, “Апастово-информ“).


Каратун мәктәбе коллективы Халыкара акциягә кушылды. Алар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест үтте.
Тест 4 варианта эшләнде. Ул 30 сорауны үз эченә алган иде. Каратун урта мәктәбе базасында 21 кеше үзенең белемен сынап карады. Бу хакта Каратун мәктәбенең тарих укытучысы Әминә Гафарова белдерде.
Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест узу ирекле иде. Биредә укучылар, укытучылар, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм “Яшь армия“челәр катнашты.
“Билгесез солдат көне барлык мәктәпләрдә дә билгеләп үтелде. Хәтер дәресләре, дәрестән тыш чаралар оештырылды. Каратун мәктәбе базасында тарихи белемнәрне сынадык“, – диде район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев