“Карлыгач”та Сабантуй
Кече Болгаер авылының «Карлыгач" балалар бакчасында Сабан туе үтте. Бәйрәм барлык милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган иде. Балалар көрәштеләр, күз бәйләп әйберләр кистеләр, ярыштылар, узыштылар. Ир балалар аеруча да көрәшкә тартылды. Бакчада узган Сабантуйның баш батыры булып 4 яшьлек Рузил Миңнегалиев калды. Бакча мөдире Алсинә Хәмидуллина һәм тәрбияче Сәлимә Хәйруллина...
Кече Болгаер авылының «Карлыгач" балалар бакчасында Сабан туе үтте. Бәйрәм барлык милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган иде. Балалар көрәштеләр, күз бәйләп әйберләр кистеләр, ярыштылар, узыштылар. Ир балалар аеруча да көрәшкә тартылды. Бакчада узган Сабантуйның баш батыры булып 4 яшьлек Рузил Миңнегалиев калды. Бакча мөдире Алсинә Хәмидуллина һәм тәрбияче Сәлимә Хәйруллина нәниләрнең көнен әнә шулай күңелле һәм истәлекле итеп үткәрделәр. Ә пешекче апалары Алия Хәйретдинова аларны тәмле-тәмле бәйрәм ашлары белән сыйлады. Бу көнне балалар бакчадан күчтәнәчләр, бүләкләр белән кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев