Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Картлар йортларында күпме язмышлар ята!

Гомер көзе нәкъ ел фасылындагы кебек. Берәүләр балалары тәрбиясендә кадер хөрмәттә яшәгәндә, кемнәрдер гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр. Монда яшәүчеләр туган якларыннан килгән һәр хәбәрне сабыйларча сөенеп кабул итәләр. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 17 райондашыбыз тәрбияләнә. Район җитәкчелеге тарафыннан якташларыбыз һәрдаим игътибар, кайгырту тоеп яшиләр....

Гомер көзе нәкъ ел фасылындагы кебек. Берәүләр балалары тәрбиясендә кадер хөрмәттә яшәгәндә, кемнәрдер гомер көзен картлар йортында уздырырга мәҗбүр. Монда яшәүчеләр туган якларыннан килгән һәр хәбәрне сабыйларча сөенеп кабул итәләр. Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч районнарындагы картлар йортларында 17 райондашыбыз тәрбияләнә. Район җитәкчелеге тарафыннан якташларыбыз һәрдаим игътибар, кайгырту тоеп яшиләр. Әлеге туган нигезләреннән аерылу ачысыннан бәргәләнгән, бертөрлелектән талчыккан апа-абыйларыбызга күпмедер күңел җылысы, шатлык өләшү, шулай ук милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлап кайту максатыннан, 10 июнь көнне районнан делегация барып, район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән күчтәнәчләр тапшырып кайтты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин һәрберсенең хәлләрен белешеп, яшәү шартлары белән танышты. Кайбыч районындагы картлар йортында тәрбияләнүче Мөзәянә Моталлапова килүебезне зур түземсезлек белән көткән. Күчтәнәч пакетны кулына тапшыргач, чиксез рәхмәтләрен әйтте ул. Тәтештәге картлар йортында 2 райондашыбыз көн күрә. Тумышы белән Әлмәндәр авылыннан булган Фәния Шәрәфетдинова күз яшьләре аша үзенең яшьлеген искә төшерде, күргән-кичергәннәре белән уртаклашты. "Безгә Габдулла Тукайның "Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел" - дигән шигырь юлларын өйрәтеп үстерделәр, шуңа да көнне-төнгә ялгап эшли идем, картлыгымны бик җиңел генә каршы алырга теләдем. Тик җиңел генә бирелмәде шул. Гаиләдә 4 бала идек, барысын да сугыш алып китте. Шулар арасыннан берсе генә исән калган булса да, болай кадерсез яшәмәс идем", - дип өзгәләнде Фәния апа.

Туган авылы, йорты, күршеләре - барысы да исендә аның.
Буадагы картлар йортында безнең районнан 11 кеше яши. Алар барысы бергә җыелышып, туган авыллары, күршеләре турында сораштылар. Күчтәнәчләр өчен һәркайсы сөенеп, олы рәхмәтләрен җиткерде. Язмыш тарафыннан җибәрелгән ачы сынау корбаны булган, Дәүләки авылында яшәгән Рифат Әхмәтов күз яшьләрен тыя алмыйча райондашларына кайнар сәламнәрен юллады. "Безне шулай кайгыртуыгыз, онытмавыгыз өчен Ходай сезне дә олыласын, беркем дә мондый язмышка дучар булмасын иде", - дип күз яшьләрен сөртте ул. Райондашлары белән саубуллашырга бик авыр булды аларга. Яшь тулы мөлдерәмә күзләре белән һәркайсы безне озатып калды. Әйтерсең лә алар: "Безне дә Апаска алып кайтыгыз, калдырмагыз монда", - дип әйтергә теләделәр.
Чыннан да, Ходаем, беребезгә дә мондый язмышка дучар булырга, җиде ятлар кулына калырга язмасын. Картлар йортында нинди генә уңайлыклар тудырылмасын, картлык көнеңдә үз өеңдә, балаларың янәшәсендә, аларның кайгыртуын тоеп яшәүгә берни җитми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карталр йорты