Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каз канаты каурый каурый...

Борынгыдан килгән гореф-гадәтләребез авылларда югалмаган икән әле. 17 ноябрьдә Олы Бакырчы авыл җирлегендә оештырылган каз өмәсе шуның бер дәлиле.

80 яшьләрен тутырган Шәриф абый белән Әминә апа Гайнуллиннар ел саен 30га якын каз үстерәләр. Тикмәгә генә, нәкъ борынгыча каз өмәсе уздыру уе аларда тумагандыр. Җырлый-җырлый каз йолкыганда Әминә апа яшь вакытларындагы каз өмәләрен дә искә төшерде. "Бик күңелле, истә калырлык итеп үтә иде ул чакта өмәләр", - дип хәтерен яңартып алды ул. Казлар кебек төзелешеп, гармун уйнап, җырлап-биеп кизләүгә каз чайкарга бару - өмәнең иң күңелле өлешедер, мөгаен. Биредә дә өмәнең барлык шартын китереп, кизләүгә төштеләр. Бакырчы җирлегендәге мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә әлеге чараны оештыру өчен күп көч куйганнар. Урамда чыжлап коймак пешеп, самоварда чәй кайнап торды. Авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гыльметдинов Гайнуллиннар гаиләсе турында мактау сүзләре генә әйтеп, аларның уллары Наил шушы авыл егете Ранил Рахматуллин белән бергә быелгы Сабан туена иганәчелек күрсәткәннәрен дә искә төшереп узды. Шундый ул үстергәннәре өчен Шәриф абый белән Әминә апага рәхмәтләрен җиткерде. Алар үз чиратында өмәгә килүчеләрне мул табыннар әзерләп сыйладылар, кунак иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев