Казанда метроның яңа тоннелен төзү эше башланды
Башкалада метроның яңа тоннелен төзү эшенә керештеләр. Эш урынында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән шәһәр мэры Илсур Метшин да булып кайтты. Шулай итеп "Сөембикә" тоннель казу машинасы тугызынчы тоннелен, тулаем алганда ул җир астыннан 9 чакрымнан артык озынлыкта юл ярган. Хәзер ул метрополитенның беренче линиясен төгәлләүче тоннель казу эшенә кереште...
Башкалада метроның яңа тоннелен төзү эшенә керештеләр. Эш урынында ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән шәһәр мэры Илсур Метшин да булып кайтты.
Шулай итеп "Сөембикә" тоннель казу машинасы тугызынчы тоннелен, тулаем алганда ул җир астыннан 9 чакрымнан артык озынлыкта юл ярган. Хәзер ул метрополитенның беренче линиясен төгәлләүче тоннель казу эшенә кереште - "Җиңү Проспекты" һәм "Дубравная" станцияләрен тоташтырачак. Тоннельнең озынлыгы 862 метр булачак.
Әлеге тоннель казылу нәтиҗәсендә "Авиатөзелеш" һәм "Дубравная" станцияләре тоташтырылачак.
- Эшне тизрәк төгәлләү өчен бәйрәмдә дә тукталып тормыйбыз. Тоннель мартта казылып бетәчәк, - дип ышандыра "Казметрострой" оешмасы директоры Марат Рәхимов. - Планда - метроның икенче тармагын проектлаштыру.
Чыганак: intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев