Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанның 4 нче бала тудыру йортында төнлә янгын чыккан

Бу төндә 4 нче номерлы бала тудыру йорты янында яшәүчеләр куе төтен күреп, куркуга калган. Бактың исә, янгын нәкъ менә бала тудыру йортында чыккан икән... Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын төп бинада түгел, ә хуҗалык янкормасында чыккан. Аның подвалында иске җиһазлар янган. Төтен гомуми подвал буйлап бала тудыру...

Бу төндә 4 нче номерлы бала тудыру йорты янында яшәүчеләр куе төтен күреп, куркуга калган. Бактың исә, янгын нәкъ менә бала тудыру йортында чыккан икән...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын төп бинада түгел, ә хуҗалык янкормасында чыккан. Аның подвалында иске җиһазлар янган. Төтен гомуми подвал буйлап бала тудыру йортының беернче катына да күтәрелгән.

Төтен турындагы мәгълүмат коткару хезмәтенә 00:20 сәгатьтә җиткерелә. Яну мәйданы зур булмаганлыктан, гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерү хезмәтенең кизү торучылары гына җибәрелә. Янгын санаулы минутлар эчендә сүндерелә. Бинадагы кешеләрне эвакуацияләү кирәк булмаган, дип яза "Вечерняя Казань". Янгынның сәбәпләре тикшерелә, - дип яза intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев