Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кем сәяхәткә чыга?

Татарстан Хөкүмәте йортында үткән чираттагы брифингта республикада туризм тармагын үстерү юнәлешләре каралды. Яңа ел көннәрендә Казанга чит илләр, Россия төбәкләреннән бик күп туристлар килүе көтелә. -Апасның да аларга күрсәтерлек матур урыннары, табигате, музейлары күп. Реакрацион сәяхәт-ял итү, сәламәтлегеңне ныгыту өчен бездә 3 табигать һәйкәле- бер гасыр чамасы элек археологлар безнең...

Татарстан Хөкүмәте йортында үткән чираттагы брифингта республикада туризм тармагын үстерү юнәлешләре каралды. Яңа ел көннәрендә Казанга чит илләр, Россия төбәкләреннән бик күп туристлар килүе көтелә.

-Апасның да аларга күрсәтерлек матур урыннары, табигате, музейлары күп. Реакрацион сәяхәт-ял итү, сәламәтлегеңне ныгыту өчен бездә 3 табигать һәйкәле- бер гасыр чамасы элек археологлар безнең урман-тугайларда моннан 1 миллион элек яшәгән үләмәзавр скелеты казып чыгарган Үләмә елгасы, Зөя һәм Гран-тау белән танышу мөмкин.. Музеейларыбызда быел бер меңнән артык апаслы, кунаклар булып китте.. Президент аппараты, Югары Суд, Татарстан Прокуратурасы, Юстиция, Авыл хуҗалыгы, Гадәттән тыш хәлләр, Халыкны социаль яклау һәм башка министрлыклар вәкилләрен кабул иттек. Татарстан тхэквондо көрәше Берлеге җыелма командасы өчен Апас эчендә җәяүле экскурция дә оештырдык,-ди Апас "Туган якны өйрәнү" үзәк музее җитәкчесе Рәмис Ногманов. Районда эчке туризмга кагылышлы 40 битлек фәнни эш тә әзерли тынгысыз тарихчы. Элеккеге еллардагыча, мәктәп укучылары өчен берничә көнлек җәяүле турист маршрутлары торгызу да максатка ярашлы булачак дип саный Рәмис Ногманов. Чыннан да, балаларны комьпютердан аерып булмый торган бу заманда бу юнәлештә эш башлар вакыт җитмәдеме икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев