Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кемгәдер камчы, кемгәдер бал кирәк...

Шәмбалыкчы авылында яшәүче Салих Таҗиев 30 ел гомерен хокук сагына багышлаган. Инде 80 яшьлеген каршыласа да, еракта калган хезмәт елларын еш искә ала Салих абый. Колхозда эшләгән елларыннан тыш, милициядә хезмәт иткән чор гына да үзе бер тарих язарлык бит аның. - 30 елның яртысын Кайбыч зонасында участок инспекторы булып...

Шәмбалыкчы авылында яшәүче Салих Таҗиев 30 ел гомерен хокук сагына багышлаган.

Инде 80 яшьлеген каршыласа да, еракта калган хезмәт елларын еш искә ала Салих абый. Колхозда эшләгән елларыннан тыш, милициядә хезмәт иткән чор гына да үзе бер тарих язарлык бит аның.

- 30 елның яртысын Кайбыч зонасында участок инспекторы булып эшләдем.Участогымда 25 авыл бар иде. Юллар начар, транспорт юк, җәяү йөреп тәртип сагында тордым. Үз алдыма минем участокта бер генә гаделсезлек очрагы да, бер генә җинаять тә кылынырга тиеш түгел дигән максат куйдым. Башта яшьлектәге энергия ярдәм итсә, еллар үтү белән һөнәри сабырлыкка, күпьеллык тәҗрибәгә таянасың. Кешеләр дә бит төрле характерлы, кемгәдер кырысрак, кемгәдер йомшаграк булырга туры килә. Димәк, кайсынадыр камчы, кайсынадыр бал кирәк дигән сүз. Барлык гаиләләр белән таныш булмасаң, кешеләрне якыннан белмәсәң эшләп булмый ул, - дип тәҗрибәсе белән уртаклаша Салих абый. Төрле каршылыклар, гаилә мөнәсәбәтләре, караклык, урлашу, вак хулиганлык кебек фактлар белән еш очраша Салих абый. Көмешкә куучыларга, эчкечелеккә каршы көрәшә. Берәр зуррак җинаять була калса, участокта таләпчәнлекне тагын да арттырырга кирәк дигән нәтиҗә ясый.

Әлбәттә, гаиләсендә аңламасалар, Салих абый бу вазыйфаны башкара алмаган булыр иде. Тормыш иптәше Фирдәвес апа аны аңлаучы, кирәк чакта ярдәм итәргә торучы акыллы хатын булган. Фирдәвес апаның: "Мин Салихка үзем булыштым, ул өйдә юкта зар белән килүчеләрне җайлап җибәрә идем, киңәшләр бирә идем", - дигән сүзләренә каршы, Салих абый: "Минем хатынга орден бирерлек, 28 ел кайнана белән яшәде, йортыбызда һәрчак татулык булды, 5 балабыз да җылы гаилә кочагында үсте", - дип җавап кайтарды.

Салих абый элеккеге хезмәттәшләре белән һәрчак элемтәдә тора. Бүгенге полиция хезмәткәрләре арасында да аның тәҗрибәсенә таянучылар күп. Әле күптән түгел генә элеккеге хезмәттәше Җәүдәт Хәбибуллин, "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин һәм район эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советы председателе Альберт Галиуллин Салих абыйны гомер бәйрәме белән тәбрик итеп, бүләкләр тапшырып, хәлләрен белеп кайттылар.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев