Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләчәккә якты планнар

Район башлыгы Р.Н. Заһидуллин, аның урынбасары Г.Т. Мәүлетова, ООО "Икмәк" җитәкчесе Р.Ә. Хәмидуллина эшлекле сәфәр белән Тукай районына бардылар. Анда торт пешерүче ООО "Ласка" комбинатында булып, эш алымнары белән таныштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Шильнебаштагы әлеге комбинат җитәкчесе Р.М. Гыйләҗев эшен гади авыл ашханәсендә оештырып җибәргән. Ул 400гә якын кешене эш белән тәэмин иткән һәм тирә-як районнарны, берничә республика халкын тәмле тортлар белән сыйлый. Әлеге эш тәҗрибәсен якын киләчәктә безнең районда да кулланырга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев