Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кильдуразда – матурлык патшалыгы

Белем йорты моннан нәкъ 60 ел элек беренче укучыларын кабул иткән булган. Соңгы 49 елда зурдан кубып төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм Республиканың Арбитраж судында эшләүче Рәшит Сәлахов инициативасы белән быел мәктәпкә яңа сулыш өрелде. Республикакүләм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына нигезләнеп, биредә 4 миллион 800 мең сумлык...

Белем йорты моннан нәкъ 60 ел элек беренче укучыларын кабул иткән булган. Соңгы 49 елда зурдан кубып төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм Республиканың Арбитраж судында эшләүче Рәшит Сәлахов инициативасы белән быел мәктәпкә яңа сулыш өрелде. Республикакүләм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына нигезләнеп, биредә 4 миллион 800 мең сумлык эш башкарылды. - Мәктәбегез якты, иркен, уку өчен барлык шартлар да бар. Белем алырга сөенә-сөенә килегез, укытучыларның, әти-әниләрнең ышанычын аклагыз", - диде Артем Сидоров һәм үзенең бүләкләрен тапшырды. Мәктәпкә район башлыгы исеменнән парталар һәм урындыклар алу өчен 93 мең сумлык сертификат бүләк ителде. Шулай ук төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт итүче мәктәпнең элеккеге чыгарылыш класс укучылары Наил Галиуллин, Рөстәм Сабиров, Кәфил Гыймранов, Ислам Гыймадиев та "Үз мәктәбеңә булыш" акциясенә кушылганнар. Мәктәп директоры Альберт Хәкимов быел мәктәпкә керүче 3 баланы иң бәхетле укучылар дип атады. Чөнки алар фән дөньясы белән беррәттән гүзәллек, матурлык иленең дә хуҗалары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев