Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киләсе уку елы физика елы булачак

26 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Конференциянең төп темасы - "Мәгариф системасы үсешендә заманча тенденцияләр" турында иде. Районда 15 урта, 7 төп, 5 башлангыч һәм 37 балалар бакчасы эшләп килә. 1 сентябрьгә мәктәп парталары артына 1909 укучы утырачак. Шуларның...

26 августта мәгариф хезмәткәрләре конференциясе үзенең эшен төгәлләде. Аның йомгаклау өлеше тантаналы шартларда район мәдәният йортында узды. Конференциянең төп темасы - "Мәгариф системасы үсешендә заманча тенденцияләр" турында иде.

Районда 15 урта, 7 төп, 5 башлангыч һәм 37 балалар бакчасы эшләп килә. 1 сентябрьгә мәктәп парталары артына 1909 укучы утырачак. Шуларның 190ы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.

Конференция эшендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан Федераль Университеты вәкилләре катнашты.

- Ирешелгән уңышларыбыз аз түгел, укучыларның имтиханнарын уңышлы тапшырып, аттестат алулары, үзләре теләгән уку йортларына керү бәхетенә ирешүләре, безнең өчен куаныч. Ә шулай да сездән - хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре, зур тырышлык таләп ителә әле. Быел, гомумән, мәктәпләрдә бик зур эшләр башкарылды. Яңа уку елында тагын да зуррак уңышларга ирешегез, - диде район башлыгы үз чыгышында. Ул шулай ук бер төркем ветеран укытучыларга Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләр тапшырды, Грант алучы укытучыларны бүләкләде.

Сәхнәгә берәм-берәм төрле күрсәткечләр буенча иң яхшы дип табылган укытучылар, тәрбиячеләр, коллективлар чакырылып хөрмәтләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев