Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көн-аралаш ярыш, аттракцион!..

Район делегациясенең Пенза якларына Сабантуйларга берничә тапкыр Татарстан кунагы булып барганы булды. Бу яклардагы эшмәкәрләр "КамАЗ" лары белән берничә ел рәттән Апаста уракта катнашканнары бар. Инде менә пензалылар 5 майда Апаска унга якын аттракционнар алып килде. Монда шәһәр парклары, сабантуйларда күреп була торган кәмитләрдә әйләнергә, һава тутырылган тауларга менеп шуып...

Район делегациясенең Пенза якларына Сабантуйларга берничә тапкыр Татарстан кунагы булып барганы булды. Бу яклардагы эшмәкәрләр "КамАЗ" лары белән берничә ел рәттән Апаста уракта катнашканнары бар. Инде менә пензалылар 5 майда Апаска унга якын аттракционнар алып килде. Монда шәһәр парклары, сабантуйларда күреп була торган кәмитләрдә әйләнергә, һава тутырылган тауларга менеп шуып төшәргә, мини-мотоцикл-машиналарда йөрергә, тирда төз атып карарга мөмкин.

-Мәргәннәр, җитезләр, спорт яратучыларга бөтен мөмкинлек бар. Килегез, балалар, оныклар, гаиләләрегез белән ял итегез, үкенерлек булмас,-диләр пензалылар. Сүз уңаенда, 1 майда Апас үзәгендә Краснодар якларыннан ук килгән, һавада тарттырылган канатта мәтәлчек атып, велосипедта йөрүчеләр дә Апас халкын шулай күңелле ял иттергән иде. Спорт мәйданчыкларында бокс, волейбол, хоккей һәм футбол ярышлары булды. 13 майда газетабыз призларына эстафета ярышлары да үтәчәк.

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын райондашлар әнә шулай "Мәрхәмәтле Татарстан", "Спорт яратучы Татарстан" акцияләрендә актив катнашып каршылыйлар.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев