Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Компьютерга сыерның гомер юлын язалар

Дәүләки фермасында быелгы яз шактый үзенчәлекле һәм яңалыкларга бай. Район инвесторы һәм Казан галим-белгечләре биредә сыерларны ясалма каплату технологиясенең иң заманчасын сынап карарга булдылар. Иң беренче эш итеп барлык савым сыерларының да мәгълүматлары компьютер базасына кертелде. Аерым торакка куелган сыерларны көнгә 3 тапкыр саву алымы да кулланыла. Ясалма каплату 2-3...

Дәүләки фермасында быелгы яз шактый үзенчәлекле һәм яңалыкларга бай. Район инвесторы һәм Казан галим-белгечләре биредә сыерларны ясалма каплату технологиясенең иң заманчасын сынап карарга булдылар. Иң беренче эш итеп барлык савым сыерларының да мәгълүматлары компьютер базасына кертелде. Аерым торакка куелган сыерларны көнгә 3 тапкыр саву алымы да кулланыла. Ясалма каплату 2-3 этапта үткәрелә һәм аның нәтиҗәлелеге УЗИ аппараты белән тикшерелә.

-Технология буенча ректаль тикшерү ысулы да кулланылачак. Сыерларның тоякларын чистарту-пөхтәләү дә яңача үткәрелә безнең фермада,-ди мөдир Дания Закирова.

-Анысын Апас ветеринария берләшмәсе белгечләре башкара. Безнең терлекчеләр аларга ярдәм итә,-ди "Зөя" агрофирмасының Горбунов исемендәге берләшмәсе мал табибы Фәрит Насыйбуллин.

Биредә эшләүче алдынгы сыер савучы Рафия Фәйзуллина, терлекчеләр Геннадий Колсанов белән Ринат Галимов түземсезлек белән терлекләрнең җәйләүгә чыгуын көтә.

-Бүген Горбунов исемендәге берләшмә фермаларында бер сыердан көнгә уртача 15 килограмм сөт савып алына. Бу-узган елгы дәрәҗәдән сизелерлек артык,-дип белдерә агрофирманының бу яктагы берләшмәсе зоотехнигы Илсур Хәсәнов.-Яңа эш алымнарына шикләнерәк карыйбыз анысы. Тик һаман искечә генә дә яшәргә ярамаганын яхшы аңлыйбыз. Тормыш бит ул һаман бер урында гына тормый...

-Җәен дә фермаларыбыз буш булмаячак, әлбәттә,-диләр дәүләкилеләр.-Чиратта-кардаларны чистарту, торакларны төзекләндерү. Сенаж-силос базларын да кышлык азык әзерләүгә иртә яздан көйләп кую бер дә артык булмас. Зур сөт чишмәсе башы менә шуларның бөтенесен алдан күреп башкаруда бит ул.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев