Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавируска кагылган сораулар буенча контакт-үзәк эшли башлады

Республика халкы сорауларына операторлар һәм мәгълүмати тавыш ярдәмчесе - Лилия җавап бирәчәк.

(26 ноябрь, “Апастово-информ”).


Татарстанда тәүлек әйләнәсе контакт-үзәк эшли башлады. Аның аша коронавируска кагылышлы сорауларга җаваплар алып була.
“Узган атнада Татарстан Президенты бу мәсьәләдә эшне камилләштерергә кушты. Рөстәм Миңнеханов куйган бурычны тормышка ашырдылар. Операторлар саны арттырылды. Контакт- үзәк тәүлек буе эшли башлады”, - дип сөйли Минцифрлар башлыгы урынбасары Альберт Яковлев.
Элегрәк, 250 мең шалтырату кергән булса, хәзер инде мөрәҗәгатьләр тагын да артырга мөмкин.
Лилия исемле ярдәмче 60тан артык сорауга җавап бирә ала. Кирәк чагында мөрәҗәгатьне операторга күчерә.
Актуаль мәсьәләләр буенча консультация алу өчен 8-800-222-59-00 телефонына шалтыратырга мөмкин.
Коронавируска кагылышлы сорауларга русча һәм татарча җаваплар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев