Коштавылында янгын чыккан
9 октябрь киченә Коштавылындагы торак йортта, хуҗа кешенең тәмәке тартканда саксыз эш итүе нәтиҗәсендә, янгын чыга. Ут телләре санаулы минутларда җәелә. Янгын сүндерү машиналарының вакытында килеп җитүенә, су сыешлыкларының тиешле таләпләргә туры килүенә карамастан, янгынчылар йортны да, аның каралтысын да, гаражын да саклап кала алмыйлар. Ә иң аянычлысы - 34...
9 октябрь киченә Коштавылындагы торак йортта, хуҗа кешенең тәмәке тартканда саксыз эш итүе нәтиҗәсендә, янгын чыга. Ут телләре санаулы минутларда җәелә. Янгын сүндерү машиналарының вакытында килеп җитүенә, су сыешлыкларының тиешле таләпләргә туры килүенә карамастан, янгынчылар йортны да, аның каралтысын да, гаражын да саклап кала алмыйлар. Ә иң аянычлысы - 34 яшьлек салмыш хуҗа кеше үзе дә янгын вакытында һәлак була. Коштавылы, Кызыл Тау, Балтай, Апас янгын сүндерүчеләренең уяулыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә тирә-күршедәге йорт һәм каралтыларга зыян килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев