Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котельныйларда гөлләр үсә

Районда газ белән җылытылучы 119 бюдҗет оешмасы исәпләнә. Мәгариф бүлегенең дәүләт техник күзәтчелегендә торучы 24, көллиятнең 1 объекты бар. "Арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә" дип борынгылар бик белеп әйткән. Ягу сезоны башланырга да күп калмады, ә газ ягып җылытылучы бюджет оешмалары котельныйлары бүген нинди халәттә соң? Аеруча, мәктәпләр, балалар бакчалары...

Районда газ белән җылытылучы 119 бюдҗет оешмасы исәпләнә. Мәгариф бүлегенең дәүләт техник күзәтчелегендә торучы 24, көллиятнең 1 объекты бар.

"Арбаңны кыштан, чанаңны җәйдән әзерлә" дип борынгылар бик белеп әйткән. Ягу сезоны башланырга да күп калмады, ә газ ягып җылытылучы бюджет оешмалары котельныйлары бүген нинди халәттә соң? Аеруча, мәктәпләр, балалар бакчалары ягу сезонын ничек каршы ала? Шул сорау белән мин район башкарма комитетының инфраструктура бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Усмановка мөрәҗәгать иттем. Ул менә ниләр сөйләде:

- Бездә бу эш яңа елдан соң ук башлана. Проектларны, җайланмаларны карап тикшерәбез, кирәк икән яңартабыз. Май аенда метрологлар килә. Аннан алар күрсәтмәләре буенча ремонтлыйбыз, системаларга гидравлик сынау үткәрелә, төтен һәм һава юллары тикшерелә. Таләпләр бик кырыс. Шуңа күрә операторлар да үз эшләренә бик җаваплы карыйлар. Яшерен- батырын түгел, элек котельныйлар кереп җылыну, җыелышып сөйләшү урыны булса, хәзер бирегә бернинди чит кеше керми. Бөтен җирдә тәртип, чисталык. Гөлләр шау чәчәктә утыра хәзер биредә. Бу шулай булырга тиеш тә. Июль аенда дәүләт техник күзәтчелеге күзәтүе астында торучы 25 объектка инспекторлар килеп бик нәтиҗәле тикшерү үткәрделәр, барлык объектлар да эксплутациягә яраклы дип табылды, рөхсәт кәгазьләре бирелде. Һәр елны ягу сезоны алдыннан операторларны укытабыз, ә имтиханны дәүләт инспекторлары ала. Салкыннар безгә куркыныч түгел, хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын.

Язып алды - Гөлзада Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев