Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кубок Апаста кала!

14 ноябрьдә Буа районара имтиханнар кабул итү бүлегендә безнең як зонасында урнашкан шоферлар әзерләү уку йортлары җитәкчеләре, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче укытучылар, инструкторлар катнашында йомгаклау җыелышы узды. Биредә 6 районда урнашкан 17 шоферлар әзерләү бүлекләренең эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Кайбер үзгәрешләр, яңалыклар турында сөйләшенде.

Бензинга, инструкторларга аерым түләүләрне бетереп, бер түләү һәм ул 16 меңнән дә ким булырга тиеш түгел дип белдерелде. Уку йортын тәмамлап, йөртү таныклыгы алып чыккан шоферлар 2 ел эчендә юл транспорт һәлакәте ясаган очракта, уку йортларын тикшерү катгыйланачак, хәтта лицензиясен алуга кадәр санкцияләр кулланырга мөмкин булачак. Шулай ук табибтан белешмәсе булмаса, ул кеше укырга кабул ителмәячәк. Алдан уку йортыннан 2шәр категория алып чыгу мөмкинлеге булса, хәзер бер курс үткәндә бер генә категория алачаклар. Уку вакытына да үзгәрешләр керде. Җиңел автомобильгә 4, йөк автомобилен йөртергә өйрәнү 5 айга сузылачак. Биредә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче укытучыларның, инструкторларның үз эшләрен нинди дәрәҗәдә белүләрен тикшереп карау максатыннан, имтихан да кабул ителде.Барлык эшчәнлеккә йомгак ясалгач, югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм иң яхшы укыту базасы булдырган Апас районара уку-укыту үзәге 6 район арасында иң яхшы уку йорты дип танылды. Шулай итеп, Апас районара уку-укыту үзәге 4нче ел рәттән 1 урынга лаек була. Күчмә кубок кабат Апаста калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев