Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президент кулыннан – машина ачкычы

Район ветеринария берләшмәсенең Акхуҗа һәм Апас участоклары мөдирләре Рафил Хәлилов белән Радик Сабирҗанов Казанга, зур киңәшмәгә баргач, Апаска яңа "Нива" машиналары алып кайттылар. Машина ачкычларын аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов тапшырды.. - Дәүләтнең авылга, аерым алганда терлекчелеккә зур игътибар бирүенә без бик шат, - диләр участок мал табиблары. - Безгә...

Район ветеринария берләшмәсенең Акхуҗа һәм Апас участоклары мөдирләре Рафил Хәлилов белән Радик Сабирҗанов Казанга, зур киңәшмәгә баргач, Апаска яңа "Нива" машиналары алып кайттылар. Машина ачкычларын аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов тапшырды..

- Дәүләтнең авылга, аерым алганда терлекчелеккә зур игътибар бирүенә без бик шат, - диләр участок мал табиблары. - Безгә куллануга тапшырылган бу техника эшебезне күпкә җиңеләйтте. Беррәттән, җаваплылык хисе дә, безгә булган таләпләр дә артты, әлбәттә.

Бу ике ветеринария участогы мал табиблары барлыгы 20гә якын авыллардагы терлекләрнең сәламәтлеген кайгырталар. Шәхси секторда һәм фермалардагы мал-туар саны 10000 баштан артып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ключи от машины