Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куркытмады безне кышның салкыны

12 февральдә район Сабан туе аланында "Россия чаңгы юлы -2012" спорт бәйрәме үткәрелде. Көннең шактый салкын булуына карамастан, (аланлыкта һава температурсы -28 градус иде!) районкүләм чаңгы ярышына 300гә якын кеше килде. Ярышларда ут күршеләребез - Тәтеш чаңгычылары да катнашуы аңа районкүләм дәрәҗә бирде. Салкын беркемне дә куркыта алмады, табаларда коймак...

12 февральдә район Сабан туе аланында "Россия чаңгы юлы -2012" спорт бәйрәме үткәрелде. Көннең шактый салкын булуына карамастан, (аланлыкта һава температурсы -28 градус иде!) районкүләм чаңгы ярышына 300гә якын кеше килде. Ярышларда ут күршеләребез - Тәтеш чаңгычылары да катнашуы аңа районкүләм дәрәҗә бирде. Салкын беркемне дә куркыта алмады, табаларда коймак чыҗлады, самаварларда чәй кайнады, аланга тәмле шашлык исе таралган иде…

Кинәт суыту сәбәпле, бу көнне ярышларда мәктәп укучыларына катнашмау мөмкинлеге дә бирелгән иде. Яшьләр түзеп кала аламы соң инде, ярышка килүче, җаны-тәне белән спортның бу төрен яратучы мәктәп командалары районкүләм бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрделәр. Чаңгы дистанциясендә җиңүчеләр менә кемнәр:

Мәктәп командалары арасында (ир балалар): Рубин Галиуллин, Раиль Гайнетдинов (икесе дә Зур Күккүз), Рөстәм Хәмидуллин (Ч.Бураш), кыз балалар арасында: Илүзә һәм Фирүзә Яруллиналар (икесе дә Зур Күккүз), Дина Тимергалиева (Апас аграр көллияте) финиш сызыгын 1-3нче булып үттеләр. Оешма-предприятиеләр командалары арасында җиңүчеләр: (ир - атлар) Сергей Борисов (Ындырчы), Илнар Яруллин (Ч.Бураш), Алмаз Зиннәтуллин( Апас), хатын-кызлар арасында - Фәнзия Сәгъдиева (О. Бакырчы), Людмила Кузьмина һәм Рамилә Вавилова (икесе дә Апастан).

Тәтеш районыннан килгән спортчылар арасында Айрат Ибраһимов, Николай Ложкин, Юрий Филиппов (техникум) шулай ук җиңүчеләр булып танылдылар.

Ярышларда катнашкан иң яшь спортчы - 4 яшьлек Булат Гаффаровка (Апас) һәм иң өлкән яшьтәге чаңгычы Рафил Миңнуллинга (Чирмешән) бу спорт бәйрәмен оештыру комитетының шулай ук истәлекле бүләкләре һәм Диплом - Грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лыжня Лыжня России