КӨЗГЕ МУЛЛЫК ЯРМИНКӘСЕ
- Бик әйбәт булды әле бу, кырда сәнәк күтәреп йөрү түгел инде. Ярминкәләр тагын була әле диләр, чираттагысына солы- борчак, кукуруз да алып килмәсләрме икән? Алары да кирәк иде... Бер зур рулон саламны ишегалдына кертеп мәш килүче хезмәт ветераны Фарис ага әнә шулай ди. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәтне Апаста 18...
- Бик әйбәт булды әле бу, кырда сәнәк күтәреп йөрү түгел инде. Ярминкәләр тагын була әле диләр, чираттагысына солы- борчак, кукуруз да алып килмәсләрме икән? Алары да кирәк иде... Бер зур рулон саламны ишегалдына кертеп мәш килүче хезмәт ветераны Фарис ага әнә шулай ди. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәтне Апаста 18 октябрьдә узган көзге ярминкә сәүдә рәтләрендә очраттык:
- Бик кирәкле, саваплы гамәл кылынды: өлкәннәрне, Апас халкын күп товар, арзан бәяләр белән шатландырган авыл уңганнарына Ходай сәламәтлек, яңа уңышлар бирсен, - ди.
Иртәнге сигезгә кадәр сәүдә рәтләре белән танышып чыккан район җитәкчелеге, махсус комиссия товар төрлелелеге, бәяләре белән кызыксынды. Агрофирманың 2 «КамАЗ» бәрәңгесен 14-16 сумнан ике сәгать дигәндә алып бетерделәр. 6-8 сумнан 3 машина арпа-бодайның соңгы капчыгын сатып алучыга сәгать унга биреп җибәрделәр. Салам-печәнне кешеләрнең капка төпләренә китереп бирделәр. Рәхимов исемендәге хуҗалыктан кечкенә мичкә белән алып килгән иртәнге сөткә дә хуҗа тиз табылды. Килосы 230 сумнан итне дә халык яратып, үзенә охшаганын чират торып алды. Авыл җирлекләре, мәктәпләр алып килгән яшелчә-сөт, каймак-эремчекнең дә үз сатып алучы табылды. Каратун ашлык кабул итү предприятиесе 25 килограммлы 1 капчык көрпәгә 100 сумлык бәя куйган идее. Анысы күпләргә җитми дә калды әле. Он-шикәр дә әйбәт китте. Якынча исәп буенча, Апас ярминкәсендә 700 мең сумлык товар сатылды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин: "25 октябрьдә апаслылар Казан ярминкәсенә дүртенче тапкыр барачак», - ди. Үзе үстергән-җитештергән товарын казанлыларга тәкъдим итәргә теләүчеләргә, фермерларга 21-6-55, 21-5-52 телефоннарына шалтыратып, колоннада һәм сәүдә рәтләрендә алдан ук урын алып куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев