Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Лизинг-грант” программасы бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, "Лизинг-грант" программасы бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Субсидияләр түбәндәгеләргә каралган: - Бәйгедә катнашу өчен заявка бирелгән вакытка теркәлү срогы бер елдан ким булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан да артык түгел; - Бәйгедә...

Республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, "Лизинг-грант" программасы бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.

Субсидияләр түбәндәгеләргә каралган:

- Бәйгедә катнашу өчен заявка бирелгән вакытка теркәлү срогы бер елдан ким булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 45 проценты күләмендә, әмма 1 миллион сумнан да артык түгел;

- Бәйгедә катнашу өчен заявка бирелгән вакытка теркәлү срогы бер елдан артык булган эшмәкәрлек субъектларына - лизинг килешүе суммасының 30 проценты күләмендә, әмма 3 миллион сумнан да артык түгел.

Гаризалар Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлегендә 13 марттан башлап кабул ителә.

Программа турында тулырак мәгълүмат Татарстан икътисад министрлыгының рәсми сайтында, "Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү" бүлегендә урнаштырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге программа буенча бирелгән акча эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән каралган. Лизингка үзебезнең һәм чит илдә җитештерелгән җиһазлар өчен түләү лизинг килешүе буенча 1-5 елга субсидияләү шарты белән бирелә. Узган ел дәүләнең бу ярдәменнән шәхси эшмәкәр Рамил Нәҗмиев, Эльмира Сафиуллина һәм ООО "Апас" АТПсы җиңүче булып табылды. Алар алган җиһазлар 2 миллион 456 меңне тәшкил итә. Шул сумманың 1 миллион 100 меңе шәхси эшмәкәрләрнең үзләренә дәүләт тарафыннан ярдәм булып санала. Эшмәкәрләр "Лизинг-грант" программасы нигезендә пассажирлар ташу өчен автобус, мебель җитештерүдә куллану өчен җиһазлар алды.

Ләйсәнә Гатауллина,

район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев