Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәрестә – коррупциягә каршы көрәш турында

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Апас урта мәктәбенең югары категорияле тарих һәм җәмгыять укытучысы Гөлнур Насыйбуллина 9 нчы "А" класс укучылары белән ачык дәрес үткәрде. "Минем максат - укучыларны коррупция төшенчәсе белән таныштыру, иң дөрес юл, закон буенча, закон тыңлаучы гражданнар булып яшәргә, аны ихтирам итәргә...

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Апас урта мәктәбенең югары категорияле тарих һәм җәмгыять укытучысы Гөлнур Насыйбуллина 9 нчы "А" класс укучылары белән ачык дәрес үткәрде. "Минем максат - укучыларны коррупция төшенчәсе белән таныштыру, иң дөрес юл, закон буенча, закон тыңлаучы гражданнар булып яшәргә, аны ихтирам итәргә кирәклеген аңлату, күңелләренә сеңдерү, үз гамәлләре өчен җавап бирүче аңлы кешеләр тәрбияләү", - диде ул. Укучылар дәрестә актив катнашып сорауларга дөрес, аңлатмалы җаваплар бирделәр. Коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдинов чыгышын да кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция