Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә ДӘЛИЛЛӘР УҢАЙ

Балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина районга эшлекле визит белән килде. Аның рәислегендә район комиссия­сенең чираттагы утырышында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Бүген район комиссиясендә 10 яшүсмер махсус исәптә тора. Авыр язмышлы, Закон бозу юлына басучы һәр яшүсмергә җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. Казан вәкиле Закондагы...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина районга эшлекле визит белән килде. Аның рәислегендә район комиссия­сенең чираттагы утырышында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Бүген район комиссиясендә 10 яшүсмер махсус исәптә тора. Авыр язмышлы, Закон бозу юлына басучы һәр яшүсмергә җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән. Казан вәкиле Закондагы яңалыклар, үтемле эш алымнары белән таныштырды. Җәмәгать тәрбиячеләренә махсус таныклыклар бирү, эш документлары әйләнеше мәсьәләләре каралды.

- Балигъ булмаганнар эшләре һәм балалар хокукларын яклау район комиссиясе эш нәтиҗәләре белән без тулаем канәгать. КДН оешуның 95 еллыгы уңаеннан республикакүләм бәйгедә аның рәисе, район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, секретаре Гөлнара Маликованың финалга үтүе дә шуны дәлилли, - диде үз чыгышында Илсөяр Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КДН