Якташыбыз Марат Нуриев дәрәҗәле исемгә ия булды
Шушы көннәрдә якташыбыз, Апас районының Шәмәк авылында туып-үскән, “Уңайлы йорт” идарәче оешмасы генераль директоры, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Абделхай улы Нуриев “Россиянең мактаулы гражданины” ордены белән бүләкләнде.
Хөрмәтле, Марат Абделхай улы!
Сезне әлеге зур исемне алуыгыз белән тәбрик итәбез. Намуслы хезмәтегезгә дөрес бәя бирелде. Сез бик күпләргә ярдәм кулы сузган кеше. Сүзләрегез белән җанны җылытасыз! Сезгә рәхмәтле кешеләрне санап бетереп булмый. Аллаһы Тәгалә үзегезне дә саулык-сәламәтлектән аермасын. Алдагы тормышыгызда һәм эшегездә зурдан-зур уңышлар телибез.
Тирән ихтирам, зур хөрмәт белән, Казандагы “Апас” якташлык җәмгыяте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев